16+

Казанда бер гаиләдә берьюлы өч малай туган

Казан шәһәренең Киров районы ЗАГС бүлегендә 2017 елда алтынчы тапкыр өч игезәк тууын теркәгәннәр. Балаларга Аяз, Азат һәм Алмаз исемнәре бирелгән - алар шәһәрнең 1нче бала тудыру йортында дөньяга килгән, дип яза Татар-информ.

Ир балалар Регина һәм Руслан Дәүләтшиннар гаиләсендә беренче нәниләр.

Ел башыннан Казанда 143 пар игезәк, ә алты гаиләдә өч игезәк туган. Казан ЗАГС идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел Татарстан башкаласында 319 пар игезәк һәм 7 өч игезәк, 2015 елда исә - 313 ике һәм 1 өч игезәк балалар туган булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading