16+

Казанда беренче тапкыр «Йөрәкле шәһәр» дигән гаилә февстивале үтәчәк

29 июльдә Горки-Әмәт урман паркында "Йөрәкле шәһәр - Сердца города" дип исемләнгән гаилә февстивале булачак.

29 июльдә Горки-Әмәт урман паркында "Йөрәкле шәһәр - Сердца города" дип исемләнгән гаилә февстивале булачак.

Чараны Диния нәзарәте һәм "Зәкят" хәйрия фонды оештыра. Анда "Зәкят" фонды карамагында булучылар гына түгел, ә теләге булган һәркем катнаша ала. Фестиваль кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балалар үзләренең иҗади потенциалын күрсәтәчәк. Аерым алганда, биюдә, шигырь сөйләүдә, җырлауда һәм тетральләштерелгән тамашада көч сынашачак. Балаларны шулай ук кызыклы мастер-класслар, сабын куыгы өрү тамашасы, аквагрим һәм "Э-моция» иҗат студиясенең «Йөрәкле шәһәр - Сердца города» спектакле көтә.

Чара физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту, алар белән мөнәсәбәт урнаштыру максатыннан оештырыла.

Фестиваль сәгать 10да башлана, дип хәбәр Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.





Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading