16+

Казанда бәхетле гаилә төзергә өйрәтәләр

"Казан" гаилә үзәгенә "Бәхетле гаилә мәктәбе" тренингына яшьләрне чакыралар.Булачак ир белән хатын өчен дәресләрне психологлар уздыра, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.

"Казан" гаилә үзәгенә "Бәхетле гаилә мәктәбе" тренингына яшьләрне чакыралар.Булачак ир белән хатын өчен дәресләрне психологлар уздыра, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми сайты.

Тренингта гаилә тормышына әзерлек алып барыла, бәхәс чыккан очраклар да мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча киңәшләр бирелә. Дәресләр һәр атнаның сишәмбесендә 10.00 сәгатьтә уздырыла.

Тренингтан соң белгечләр Гаилә үзәгендәге тантаналар залын күрсәтәләр һәм гаиләне теркәү барышына кагылышлы мәсьәләләр белән таныштыралар. Чарада һәркем дә бушлай катнаша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading