16+

Казанда өч мәктәптә карантин игълан ителгән, укучылар өйдә укыячак

Казанда өч мәктәптә дүрт классны карантинга япканнар. Барысы 105 бала өйдә укыячак, дип яза KazanFirst.

Казанда өч мәктәптә дүрт классны карантинга япканнар. Барысы 105 бала өйдә укыячак, дип яза KazanFirst.

62 нче мәктәптә – бер класс, 78 нче  лицейда – бер класс һәм 122 нче гимназиядә – ике класс (параллель тугызынчы сыйныфлар).карантин 25 сентябрьгә кадәр булачак.

Роспотребнадзор карары буенча, классның 20 проценты авыру сәбәпле укырга килмәсә, ул ябыла. Алар дистанцион формада укый. Казан мәктәпләрендәге хәлнең ОРВИмы, коронавирус аркасындамы икәне билгесез.
Татарстанның башка торак пунктларында карантинга ябылу очраклары юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading