16+

Казанда «экоүзәк» ачылды

Башкалада 2016 елның декабрендә файдалануга тапшырылган Горки-Әмәт урман паркы, спорт һәм ял урыны булу белән беррәттән, мәгариф мәйданчыгына әверелде.

Казанда «экоүзәк» ачылды

Башкалада 2016 елның декабрендә файдалануга тапшырылган Горки-Әмәт урман паркы, спорт һәм ял урыны булу белән беррәттән, мәгариф мәйданчыгына әверелде.

Биредә шәһәрнең Балалар экология-биология үзәге сафка басты.

– Экология елын балалар өчен яңа экоүзәк ачып тәмамлыйбыз. Аның аеруча саклаулы Горки-Әмәт урман паркында урнашуы символик мәгънәгә ия. Монда балалар табигать белән турыдан-туры аралаша, практик күнекмәләр үткәрә, – диде мэр Илсур Метшин. – Без уңайлы, чиста шәһәрдә яшәргә телибез. Бу үзәк – балаларны табигатькә мәхәббәт тәрбияләп үстерүдәге чираттагы адым.

Балалар экология-биология үзәге директоры Диләрә Галиева әйтүенчә, экоүзәккә инде 1412 укучы язылган. Балалар экологик белем ала, лабораторияләрдә гамәли күнекмәләр уза.

– Урмандагы кошларны, җәнлекләрне күзәтәбез, исәпләрен алабыз, – ди Диләрә Галиева. – Моны бина эченнән чыкмыйча да башкарып була.

Экоүзәктәге мультитач-экран урман паркын 3D рәвешендә тулаем чагылдыра. Бина эченә дүрт уку кабинеты урнаштырылган. Кабинетлар компьютер моноблоклар, ноутбуклар, интерактив такталар белән җиһазландырылган.

Экология темасындагы конференцияләрне Горки-Әмәт урман паркындагы экоүзәктә үткәрү ниятләнелә. Киләсе җәйдә шушы паркта мәгълүмат һәм табигатьне саклауга өндәмәләр язылган «экосукмаклар» ясалачак. Урманнан сихәт тә, гыйлем дә алып кайтачакбыз.

Казан мэры Илсур Метшин әйтәнчә, Горки-Әмәт урман паркына инде шәһәрнең барлык районнарыннан да велосипедчылар, чаңгычылар килә башлаган. Җәяүлеләр дә, шәһәр ыгы-зыгысыннан качып, урман-паркка кереп «югала» икән.

Фото tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading