16+

Казанда этләр өчен махсус мәйданчык булдырылды

Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык барлыкка килде.

Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсендә Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында этләрне йөртү өчен махсус мәйданчык барлыкка килде.

Казанда йорт хайваннарын йөртү өчен урыннар җитмәве үзен нык сиздерә. Казанлылар гадәттә этләрне парк һәм скверларга алып чыгалар. Этләргә йөгерү, сикерү өчен иркен урын кирәк булса да, бер генә хуҗа да әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырмау максатыннан, әлеге урыннарда этен бәйдән ычкындырыга җөрьәт итми.

Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта этләрне йөртү өчен барлыкка килгән махсус мәйданчык койма белән уратып алынган һәм анда күнекмәләр һәм уеннар өчен махсус барьерлар урнаштырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading