16+

Казанда һинд киноларын бушлай күрсәтәләр

13 һәм 14 мартта Казанның "Мир" кинотеатрында, Һиндстан белән Россия арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр урнашуга 70 ел тулу һәм Татарстанда Һиндстан мәдәнияте көннәре узу уңаеннан, һинд кинолары күрсәтеләчәк.

13 мартта казанлылар режиссер Анураг Басуның "Барфи!" (2012 елгы фильм) картинасын карый ала.
14 мартта кинотеатрда режиссер Нишикант Каматның "Видимость" (2015) фильмын күрсәтәчәкләр. Кинолар сәгать 20.00дә башлана. Керү - бушлай, дип хәбәр итә кинотеатрның матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading