16+

Казанда карга да «кар» дип кычкырмый

Агач башларындагы каргалар иртә таңнан: «Кар! Кар!» – дип, аваз салырга тотына иде. Каркылдаулары юш килдеме шунда, атна башында бөтен шәһәр карга күмелде. Каргалар да, үз гаепләрен таныгандай, тынып торалар әле бүгеннәрдә.

Агач башларындагы каргалар иртә таңнан: «Кар! Кар!» – дип, аваз салырга тотына иде. Каркылдаулары юш килдеме шунда, атна башында бөтен шәһәр карга күмелде. Каргалар да, үз гаепләрен таныгандай, тынып торалар әле бүгеннәрдә.

Быелның 3 феврале төнендә һәм 4 февральдә котырган кар-буран 12 сәгать эчендә айлык норманың 79 процентын тутырды. Февраль ае дәвамына норма 28 миллиметр явым-төшем булса, бер тәүлектә генә дә күрсәткеч 33 миллиметрга җиткән. Шул сәбәпле, Казанда «Буран» планы игълан ителде. Башкала мэры Илсур Метшин «карга каршы чын мәгънәсендә һөҗүмгә күтәрелергә» чакырды.

Ведомствоара оператив штаб хәбәрләренә караганда, буран тимер юл транспорты эшенә йогынты ясамаган. Аэропот, автотрассалар гадәти режимда эшли. Татарстанда 50 авылда урыны-урыны белән электр чыбыклары өзелгән. Казан, Чистай, Буа, Идел буе электр челтәрләре белгечләре төзекләндерү эшләрен тәмамлап килә.

– Бураннан соң Казан урамнарыннан 16 мең тоннадан артык кар чыгарылды. Юлларга 2 мең тонна тоз-ком катнашмасы сибелде. Шәһәр юлларында өзеклек тудырылмады. Хәзер дә урам юлларын кардан арындыруда 600 эшче эшли, 915 махсуслаштырылган техника файдаланыла. Бистәләр юлларын чистарту чаралары күрелә, – диде шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетының юлларны карау һәм төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Дамир Шәйхетдинов.
Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов әйтүенчә, Казанда ишегалларын кардан чистартуда «Азино-1», «Уңайлы торак» һәм «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компанияләре аеруча тырышып эшли. Башкала мэриясенең матбугат хезмәте журналистлар өчен Мәскәү районына махсус сәфәр оештырды.
– Безнең карамакта 566 ишегалды, җыештыручылар – 193. Бер кешегә ике ишегалдын алып барырга туры килә. Тәүлек дәвамында диярлек эшлибез. Ишегалдын җыештыручы вакансиясе бездә һәрвакыт бар, теләге булган кеше рәхим итсен, – дип таныштырды «Мәскәү районы торак-коммуналь хуҗалыгы» идарәче компаниясе җитәкчесе Олег Калимов. – Менә безнең Георгий Борозна – иң алдынгы эшчеләребезнең берсе. Ул Декабристлар урамындагы 180а йорт ишегалдын җыештыра.
– Табигатьтә начар һава торышы юк, һәркайсы әйбәт. 80 яшемне тутырсам да, рәхәтләнеп эшләп йөрим әле, спортчы-марафончы бит мин. Иртәнге сәгать дүрттән, биш төрле эш коралымны алып, ишегалдын җыештырырга керешәм, – дип, әңгәмәгә кушылды Георгий Борозна, егетләрчә көр тавыш белән.

Тумышы белән Минзәлә районыннан икән. Армия хезмәтеннән соң слесарь белгечлеген үзләштереп, шактый еллар Казан авиация заводында эшләгән.
– Җирне яратам. Читтән торып, авыл хуҗалыгы институтын да тәмамладым әле мин. Туган ягымда «Воровский» совхозында да эшләдем, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading