16+

Казанда коронавирус белән авыруның 49 яңа очрагы теркәлгән

Республикада тәүлек эчендә ковид белән авырып китүнең 87 яңа очрагы ачыкланган.

Республикада тәүлек эчендә ковид белән авырып китүнең 87 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда тәүлегенә "коронавирус" диагнозы куелган 87 хаста теркәлгән, дип хәбәр итә әлеге инфекция белән көрәш буенча оператив штабы.

"Аларның дүрт очрагы - читтән кергән, 83 - контактлы. 26 кеше хастаханәгә озатылган, 57 кеше өйләренә дәвалана", - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Ике авыру - балигъ булмаган балалар арасыннан, җидесе - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр, 24 авыру - 30 дан 50 яшькә кадәр, 18е- 50 дән 60 яшькә кадәр, 21 чирләү очрагы- 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, алтысы - 70 тән 80 яшькә кадәргеләр, җидесе- 80 яшьтән 90 яшькә кадәрге кешеләр.

Казанда - 49 яңа очрак, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында - 11, Саба районында - 10, Питрәч районында - ике очрак, Алабуга, Лаеш, Түбән Кама һәм Тукай районнарында - берешәр йоктыру очрагы теркәлгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading