16+

Казанда күптән көтелгән яңа концертлар залы төзелергә мөмкин

6 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа концерт залы булдыру турында сүз кузгатты.

6 мартта, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан оештырылган очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа концерт залы булдыру турында сүз кузгатты.

- Вариантлар төрле. Концерт-күргәзмә залы яки концертлар өчен махсуслаштырылган зал ачарга мөмкин. Ул залның нинди булачагын, аның кайда төзеләсен ачыклап бетерергә кирәк. Казансуның икенче ярында ул бик урынлы, шәһәр халкы өчен уңайлы булыр иде. Планнар бар, мондый зал безгә кирә. Без бу теманы өйрәнәбез. Ничә мең кешелек урын төзергә икәнлекне дә билгеләргә кирәк. 3 меңме яки 5 меңлек урынлымы? Аның бит әле тулы булуы да кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading