16+

Казанда Петр I чорындагы урам пәйда булачак

Михляев-Дряблов йортын реставрацияләү Казанда урта гасыр ярминкәләре һәм XVII – XVIII гасыр корылмаларын торгызырга ярдәм итәчәк.

Казанда Петр I чорындагы урам пәйда булачак

Михляев-Дряблов йортын реставрацияләү Казанда урта гасыр ярминкәләре һәм XVII – XVIII гасыр корылмаларын торгызырга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасының мәдәни мирас объекты, архитектура һәйкәле булган Михляев-Дряблов өен реставрацияләү проекты 3,9 миллион сумга төшәчәк.
Риваятьләр буенча, Казанга визиты вакытында бу йортта Петр I тукталган. Муса Җәлил урамындагы әлеге бинаны сынлы сәнгать музееның балалар «Һөнәри остаханәсе» үзәгенә яраклаштыру күздә тотыла. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов объектны ремонтлау эшләре белән танышканда әйтелгән.
Киләсе елның мартында реставрациянең проекты әзер булырга тиеш, ә 2020 елда балалар үзәге эшли башлар дип планлаштырыла.

фото: bolknote.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading