16+

Казанда Red Bull Air Race дөнья чемпионаты вакытында җәяүлелер өчен юллар ябыла

Бу ялларда, 22-23 июль көннәрендә, Казан Red Bull Air Race дөнья чемпионатын кабул итә. Казансу өстендә моңарчы булмаган күренеш: самолетлар, төрле сынаулар үтеп, очу осталыгын күрсәтә.

Бу ялларда, 22-23 июль көннәрендә, Казан Red Bull Air Race дөнья чемпионатын кабул итә. Казансу өстендә моңарчы булмаган күренеш: самолетлар, төрле сынаулар үтеп, очу осталыгын күрсәтә.

Пилотлар су өстеннән нибары 25-50 метр ераклыкка күтәреләчәкләр. Ярышларның бөтен матурлыгы, азарты да шунда. Тамашаны Кремль яр буеннан күзәтергә мөмкин. Бу көннәрдә Сибгат Хәким урамы да бары тик җәяүлеләр өчен генә ачык булачак. Сибгат Хәким урамы Декабристлар урамыннан алып, Абдулла Бичурин урамына кадәр ябылачак. Халык куркынычсызлыгы максатыннан, «Миллениум» күпере белән Кремль дамбасы җәяүлеләр өчен ябыла. Чикләүләр 21 июль көнне - 8.30-17.30 аралыгында, 22 июль - 10.30-19.00, 23 июль 8.30 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Узышлар барганда, Кремль яр буенда кафе-рестораннар, велосипед прокатлары эшләя­чәк. Ә Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршында Red Bull паркы ачылачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading