16+

Казанда Сабан туе оештырырга өйрәнәләр

Казанда "Милли халык бәйрәме Сабан туен үткәрү һәм оештыру методика-технологияләре" практик-семинары узды.

Казанда "Милли халык бәйрәме Сабан туен үткәрү һәм оештыру методика-технологияләре" практик-семинары узды.

Ул Казандагы өстәмә профессиональ белем бирү институты базасында, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды. Әлеге чарада Россия өлкәләреннән килгән режиссерлар катнашты. Семинарда катнашучылар сабан туеның асылын аңлау белән бер рәттән, көрәш буенча мастер-класслар да алды. Әлеге чара 27 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Сүз уңаеннан, семинар кунаклары Туган тел бәйрәме уңаеннан уздырылган чараларда да катнашачак. Тукай һәйкәленә чәчәк куярга да җыеналар. 24 апрель көнне исә Мәҗитов музеенда ачылачак "Татар җәмгыятендә һәм гаиләдә хатын-кызның урыны" күргәзмәсенә барачаклар. "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы катнашында оештырылган күргәзмәдә чигелгән сөлге, кульяулыкларны күрергә мөмкин булчак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Теләгән һәр кеше 15.00 сәгатьтә Мәҗитов музеенда ачылачак күргәзмәгә рәхим итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading