16+

Казанда социаль туклану өлкәсендә 300 хезмәткәр җитми

Казанда социаль туклану өлкәсендә кадрлар кытлыгы күзәтелә.

Казанда социаль туклану өлкәсендә кадрлар кытлыгы күзәтелә.

Бу хакта «Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Гүзәл Ананьева хәбәр итте.

Хәзерге вакытта җәмәгать туклануы предприятиеләре һәм балалар бакчаларында 2100 кеше урынына 1800 хезмәткәр генә эшли. Мисал өчен, җәмәгать туклануы предприятиеләренең 373 хезмәткәре, алардан рациональ файдалану максатыннан, Казан һәм Түбән Кама мәгариф идарәләре штатыннан азык-төлек департаменты штатына күчерелгән. Бу - социаль туклану өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга мөмкинлек биргән.

1 сентябрьдән мәктәп ашханәләренең җитештерү мөдирләре, шулай ук пешекче һәм кухня эшчеләренең хезмәт хакы 18, 13 һәм 11 мең сумга кадәр арттырылган. Хезмәткәрләргә өстәмә рәвештә эш хакының 120 проценты күләмендә премия түләнә.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading