16+

Казанда спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты үтә

Бу көннәрдә Казанның Гимнастика үзәгендә спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионаты үтә.Ул 5 мартка кадәр дәвам итәчәк. Биредә илнең иң яхшы 150 спортчысы халыкара ярышларда катнашу мөмкинлеге өчен көч сынаша.

Россия чемпионатының инде беренче җиңүчеләре дә билгеле булды. 1 март көнне барган ярышларда Мәскәүнең хатын-кызлар командасы алтын медаль яулады. Команда составында Татарстан кызлары булган Идел буе федераль округы командасы әлегә дүртенче урында бара. Республика данын Илсия Әминова белән Дарья Лопатина яклый.

Ярыш нәтиҗәсе буенча 15-23 апрель көннәрендә Румыниядә булачак Европа чемпионаты катнашучылары билгеләнәчәк. Шулай ук үзен күрсәткән иң яхшы спортчыларга сентябрь ахырында Канадада узачак дөнья чемпионатына да эләгү мөмкинлеге бар.
Соңгы Олимпия уеннары нәтиҗәсендә Россия спорт гимнастикасы буенча өченче урында бара. Безнең көндәшләр - Кытай, Япония. Шулай ук Бөекбритания һәм АКШ спортчылары да иң көчлеләр рәтендә.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading