16+

Казанда стафилакокка каршы антибиотик ясый башлыйлар

Казан федераль университетына өч ел дәвамында яңа антибиотик ясау өчен биш миллион сум бирелеп барачак, дип хәбәр итә "РБК-Казан". КФУ галимнәре алтынсу стафилакокка каршы антибиотик ясау өстендә эшли башлый. Әлеге бактерия даруларга каршы торучан һәм кешедә пневмония барлыкка китерә.

Антибиотик булдыру өстендә алты галимнән торган төркем эшли. Аның белән фундаменталь медицина һәм биология Институтының өлкән фәнни хезмәткәре Константин Усачев җитәкчелек итә. Әлеге проектның иганәчесе Россия фәнни фонды булачак.

- Организмнардагы аксым синтезлаучы күзәнәкләрнең 3D-структурасында аерма бар. Безнең төп идея - кеше һәм стафилокок системасының 3D-структурасында аерма табу. Аннары стафилококка каршы торырлык антибиотикны сайлап булачак. Ул чакта алар кеше күзәнәгенә тимичә, стафилокок инфекциясенә каршы көрәшәчәк, - дип хәбәр итә Усачев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading