16+

Казанда суд «Татфондбанк» идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещановны сак астына алды

Казанда суд мошенниклык гамәлләрендә гаепләнүче «Татфондбанк»ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Сергей Мещановны 2 апрельгә кадәр сак астына алды. Дәүләт гаепләүчесе судтан Мещановны сәламәтлек торышы белән бәйле сәбәпләр һәм тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итүгә әзер булуын дәлил итеп китереп, аны өй сагында калдыруны сорады. Тикшерү шикләнелүчене 2 апрельгә кадәр сак астына алуны...

Исегезгә төшерәбез, 28 февральдә полиция хезмәткәрләре Сергей Мещановны Мәскәү янында «ИК «ТФБ Финанс» эшчәнлеге буенча җинаять эшен тикшерү кысаларында тоткарлаган иде. Банкта Сергей Мещанов «ТФБ Финанс» «Керемле инвестицияләр» һәм «Керемле инвестицияләр Плюс» продуктлары өчен җаваплы булган. Бирегә "Татфонбанк" кертемчеләрен акчаларын күчерергә агитацияләгәннәр, ул акчалар исә Иминият кертемнәре агентлыгы суммаларына кертелмәгән.

Татарстан эчке эшләр органнарына «ТФБ Финанс» компаниясенең ышаныч инвестиция идарәсенә күчерелгән акчаларны урлау факты буенча 100ләп гариза кергән.

Китерелгән зыян якынча 90 миллион сум дип исәпләнгән.

"Татар-информ"

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading