16+

Казанда "Татар китабы йорты" эшли башларга мөмкин

Казанда "Татар китабы йорты" эшли башларга мөмкин. Бу хакта бүген республика парламентында Әдәбият елы уңаеннан узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренә караганда, аның концпсиясе инде әзер. Ул Казандагы Шәриф Камал музее бинасында урнашачак. Бу йорт инде 2-3...

Казанда "Татар китабы йорты" эшли башларга мөмкин. Бу хакта бүген республика парламентында Әдәбият елы уңаеннан узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев сүзләренә караганда, аның концпсиясе инде әзер. Ул Казандагы Шәриф Камал музее бинасында урнашачак. Бу йорт инде 2-3 ел буш тора. Төзекләндерү эшләре уздырганнан соң, музейның бер катында "Татар китабы йорты" булдырырга планлаштыралар. Шәриф Камал музее да шунда ук үз эшчәнлеген дәвам иттерәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading