16+

Казанда татарча диктант яза башладылар

Бүген "Татарча диктант" акциясе уза.

Бүген "Татарча диктант" акциясе уза.

Казанда аны үткәрү урыннарының берсе "Штаб" креатив индустрия резиденциясендә (Татарстан ур. 20) дип хәбәр итә "Татар-информ" Бу минутларда үз-үзләрен сынап карарга теләүчеләр диктант язуга кереште. Татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" әсәреннән өзек аша җәмәгатьчелекнең орфографик һәм грамматик белем дәрәҗәсе ачыкланачак.
"Штаб" резиденциясендә диктантны Йолдыз Миңнуллина укый. Диктантны 50 ләп кеше яза. Алар арасында "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы татар редакциясенең баш редакторы Рәмис Латыйпов һәм шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева бар.

Татар теленнән диктантларны күренекле тел белгечләре һәм профессорлар тикшерәчәк. Белем бирү акциясенең һәр мәйданында диктант текстын атказанган сәнгать эшлекләре, язучылар һәм танылган алып баручылар укый. Казанда диктант, шулай ук, Казан дәүләт медицина университетының беренче уку-укыту бинасы (Бутлеров ур. 49), Казан милли тикшеренү технология университеты (Карл Маркс урамы 72, Б103), Казан дәүләт энергетика университетында (Красносельская ур. 51) уздырыла. 

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Быел татарча диктант язарга Россиянең 20 ләп төбәге һәм 9 чит ил теләк белдергән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading