16+

Казанда трамвай чит ил машинасыннан тимер өеме ясаган (ФОТО)

Кичә төнге уникеләр тирәсендә Казанның Җиңү проспектында «Datsun» маркалы автомобиль хуҗасы идарәне югалтып, трамвай юлына югары тизлектә килеп чыга.

Машина хуҗасы пассажирлары белән машинадан чыгып, аны ничек чыгарырга икәнлеге хакында баш ватып торган арада, аңа тизлеген түбәнәйтмәгән трамвай килеп бәрелә.

Кичә кич кар яву, җил аркасында күз күреме начар булу сәбәпле, трамвай йөртүче хатын-кыз ак төстәге машинаны абайламаган икән.

Бәхеткә юл һәлакәте аркасында сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк, әмма тимер өеменә өйләнгән машинаны төзекләндереп булмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading