16+

Казанда тәре йөреше вакытында юллар вакытлыча ябыла

21нче июльдә православие динендәге христианнар Изге Ана иконасы китерелү бәйрәмен билгеләп уза. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Татарстан башкаласында традицион тәре йөреше уздырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясенең рәсми порталы.

Бәйрәм көнендә 9 сәгатьтә Благовещенск соборында тантаналы литургия узачак. Аннан соң, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкчелегендә Кремль тирәли, Батурин, Карл Маркс, Миславский һәм Большая Красная урамнары буенча тәре йөреше узачак.

10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр тәре йөреше маршрутында урнашкан машина юллары вакытлыча хәрәкәт өчен ябыла.

Искәртеп китик, Казандагы Изге Ана иконасы Рус православие чиркәвендә иң хөрмәтле иконаларның берсе булып санала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading