16+

Казанда триатлон буенча халыкара ярышлар узачак

26 августта Казанда "IronStar Sprint & 113 Kazan 2017" триатлон буенча халыкара ярышлар узачак, дип хәбәр итә KZN.RU.

Казанда триатлон буенча халыкара ярышлар узачак

26 августта Казанда "IronStar Sprint & 113 Kazan 2017" триатлон буенча халыкара ярышлар узачак, дип хәбәр итә KZN.RU.

Старт ике дистанция буенча биреләчәк: спринт (0,75 км йөзү, 20 км велосипед узышы, 5 км йөгерү) һәм "ярым тимер"дистанциясе (1,93 км йөзү, 90 км велосипед узышы, 21,1 км йөгерү). Триатлонның барлык өч этабы да узган елдагы кебек шул ук урыннарда узачак.

Традицион дистанцияләрдән кала, катнашучыларны ике махсус дистанция көтә: балалар арасында һәм 5 километрга хатын-кызлар арасында йөгерү ярышы. Хатын-кызлар ярышы 25 август көнне 11.00 сәгатьтә узачак.

Гаризаларның күп булуы сәбәпле ярышларга теркәлү эше вакытыннан алда тәмамланды.

Искәртеп китик, Казан триатлон буенча масштаблы ярышларны икенче мәртәбә уздыра. Былтыр август аенда узган ярыш 15 төрле илдән 1500 катнашучыны җыйган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading