16+

Казанда унөч мәктәп берләшә

Быелның 1 сентябрендә башкаладагы 7 мең 272 бала үз мәктәбен "танымаячак". Биредә хәлләр диварны аллы-гөлле буяуларга буяу гына түгел.

Казанда унөч мәктәп берләшә

Быелның 1 сентябрендә башкаладагы 7 мең 272 бала үз мәктәбен "танымаячак". Биредә хәлләр диварны аллы-гөлле буяуларга буяу гына түгел.

Казанда 2017/2018 уку елына, унөч мәктәпне берләштереп, җиде мәгариф үзәге оештырыла. Авиатөзелеш районындагы 5нче гимназия белән 134нче мәктәп, Мәскәү районындагы 75нче гимназия белән 133нче мәктәп, Идел буе районындагы 83нче лицей белән 95нче мәктәп һәм Совет районындагы 8нче гимназия белән 79нчы мәктәп, 101нче белән 166нчы, 22нче белән 58нче мәктәпләр, шулай ук 100нче мәктәп белән 176нчы балалар бакчасы-мәктәпкәчә укыту бүлеге берләштерелә.

- Бу оптимальләштерү ягъни штатларны кыскарту түгел. Укучылар саны чамадан тыш күп булган мәктәп белән укучылар саны аз мәктәпне кушу укыту-тәрбия эшен яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк. Ике сменада уку бер сменага гына калачак. Бүлмәләр иркенәю нәтиҗәсендә төрле түгәрәкләр оештыру мөмкинлеге туачак. Гимназиягә кушылган мәктәп-гимназия, ә лицейга кушылган мәктәп-лицей статусы ала, - дип аңлатты шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин.

Мәктәпләрнең берләшкән очракта да, үз традицияләре, татар яки рус сыйныфлары, кадет сыйныфлары саклана.

- Казан җитәкчелеге тырышлыгында Азино микрорайонында, "Седьмое небо", "Салават күпере", "Соловийная роща" торак комплексларында яңа мәктәпләр төзелә, - дип әйтеп үтте Илсур Һадиуллин.

Кушылган мәктәпләрнең директорларына укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифасы тәкъдим ителгән. Өч директор ризалашып, гариза язган, берсе балалар бакчасы мөдире булып күченгән, тагын берсе әле уйлый.

- Бер кадр да эш урынсыз калмый. Казанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 32 мең сум, - диде Илсур Һадиуллин.

Берләшү шаукымы Казанның "кечкенә пролетарийларына" да кагыла. Шәһәрнең 366нчы белән 341нче, 300нче белән 36нчы, 51нче белән 72нче, 45нче белән 15нче, 283нче белән 179нчы, 289нчы белән 66нчы, 252нче, 178нче белән 223нче, 147нче белән 33нче, 203нче бәлән 310нчы, 391нче белән 57нче, 213нче белән 251нче, 305нче белән 150нче, 171нче белән 38нче балалар бакчалары берләштерелә. Азкомплектлы бакчаларда өлкән тәрбияче, психолог, музыка җитәкчесе штатлары каралмаган. Берләштерү нәтиҗәсендә әлеге белгечләр дә билгеләнәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading