16+

Казанда Вәсилә Фәттахованы искә алу концерты була

Эстрада артистлары Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың якты истәлегенә Хәйрия концерты оештыра. Татарстанның һәм Башкортстанның күренекле артистлары катнашкан концерт 19 апрельдә "Уникс" концертлар залында үтәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" .

Концертта Хәмдүнә Тимергалиева, Халидә Бигичева, Нәзифә Кадыйрова, Зөһрә Шәрифуллина, Радик Юльякшин (Элвин Грей), Эльмира Сөләйманова, Азат һәм Алсу Фазлыевалар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Ришат Фазлиәхмәтов, Ләйсән Гыймаева, Булат Бәйрәмов, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Зифа Нагаева, Илназ Баһ, Рамил Галимҗанов, Айфара төркеме, Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар, Руслан Зөлкәрнәев, Илһам Шәриф, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар, Айгөл Габдуллина, Лилия Насыйрова, Айдар Фәтхетдинов, Ирек Зарипов, Айнур Такиуллин кебек җырчының дуслары һәм аның хөрмәт иткән яшь җырчылар катнаша. Кичәне Гөлназ Сәфәрова һәм Фирдәт Галиев алып бара.

Мәгълүмат өчен: "Туган як", "Ялгыз миләш", "Әтием" кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading