16+

Казанда WorldSkills-2019 чемпионатының аренасы ачу вакыты үзгәртелде

WorldSkills-2019 чемпионатының төп аренасы булачак «Казан Экспо» күргәзмә комплексын ачу 2018 елның язына күчерелгән. Әлеге карар өстәмә күргәзмә мәйданнары төзелеше белән бәйле, дип яза Татар-информ РБК-Татарстанга сылтама биреп.

«Комплексның гомуми мәйданы 51,4 мең квадрат метрдан 75,4 мең квадрат метрга кадәр артачак. Комплекс кулланылышка тоташ тапшырылыр дип көтелә», - дип сөйләгән Юлия Гәрәева.

Элегрәк Россиядәге беренче эре күргәзмә комплексы 2017 ел ахырына кадәр кулланылышка тапшырылыр дип хәбәр ителгән иде. 2019 елның маенда «Казань Экспо»да WorldSkills Russia бөтенроссия халыкара чемпинаты узачак. Ул дөнья күләмендә үткәрелүче WorldSkills-2019 эшче һөнәрләр чемпионатына әзерлек булып торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading