16+

Казанда XXI гасыр мәктәбе ачылачак

«Тектоник» тукталышы тирәсендә социаль ипотека программасы буенча фатир откан йортларда яшәүчеләр мәктәпне күптәннән көтә. Якын-тирәдә мәктәпләр юк, балалар, берничә транспортка утырып, ерак араларга йөрергә мәҗбүр иде. Ишегалдында ук мәктәп төзелә башлагач, яшәүчеләр җиңел сулап куйды. Ә быел сентябрьдән белем бирү йорты ишекләрен ачарга тиеш. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин төзелеш...

Өч катлы мәктәп 1224 укучыга исәпләнелеп, 25,8 мең квадрат метр мәйданны били. Биредә ике бассейн, ике спорт залы булыр дип көтелә. Киләсе уку елында мәктәптә беренчедән сигезенче сыйныфка кадәр генә укыячаклар. Ә өлкән сыйныфлар 2018-2019 уку елында булачак. Бу мәктәп телләрне тирәнтен өйрәнә торган полилингваль гимназия булачак.
Метшин бу проектны искиткеч дип атады.
- Балалар сыйфатлы белем алсын өчен, монда барлык шартлар да тудырылачак. Барысы да исәпкә алынган: спорт залы, бассейн, актлар залы, остаханәләр, якты сыйныфлар, төзекләндерелгән ишегалды да бар. Бу мәктәп - иртәгесе көн. Бу - XXI гасыр мәктәбе. Без мондый белем бирү йортлары төзербез дип хыялланмый да идек, - диде Илсур Метшин.
Гимназиянең директоры Илдар Сәяхов әйтүенчә, биредә татар, рус класслары да булачак. «Балаларны сыйныфларга туплаганда, ата-аналарның теләгенә һәм укучыларның телне белү дәрәҗәләренә игътибар бирәчәкбез», - дигән директор.
Илсур Метшин мәктәп ашханәсенең диварларын татар орнаментлары белән бизәргә киңәш иткән.
- Милли тәрбия балалар көн дә була торган урыннан башлансын иде. Балалар химия, физика бүлмәләрендә укысалар да, ашханә аларны берләштерәчәк, - дигән мэр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading