16+

Казанда яшәүче 100 яшьлек әби озын гомерле булу серен чиште

Казан Мэры Илсур Метшин кичә Татарстан башкаласында яшәүче Анна Григорий кызы Труппны 100 яшьлек юбилее белән өенә килеп котлады һәм бәйрәм табыны артында аның кызы белән сөйләште. Казан Мэры Анна Григорий кызына Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан котлау сүзләре ирештерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Анна Григорий кызы Казанда 1948 елдан бирле яши. Ул бирегә 31 яшендә күчеп килгән. Юбилярның ире Лев Самуил улы Трупп Фин сугышын һәм Бөек Ватан сугышын узган. 1972 елда ул гүр иясе булган. Анна Григорий кызының ике кызы, өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар. Бер кызы - Ольга 12-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры. Ул әнисе белән яши. Сүз уңаеннан, үз яшенә карамастан, Анна Григорий кызы өй эшләрен үзе эшләргә тырыша.

Озак яшәвенең серен йөзьшәр тормышның төрле өлкәләре белән бигрәк тә сәясәт белән кызыксынуыннан, ди.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading