16+

Казанда яшелчә һәм җиләк-җимешләрне икегә аердылар

11 июльдән "Казан" агросәнәгать комплексында яшелчә һәм җиләк-җимешләр аерым урыннарда сатыла.

11 июльдән "Казан" агросәнәгать комплексында яшелчә һәм җиләк-җимешләр аерым урыннарда сатыла.

Бу яңалык, паркка килүчеләргә продукцияне сайлап алырга уңайлы булсын өчен кертелгән.

Хәзер яшелчәләр белән сәүдә итү рәте Яшел Үзән сөт продуктлары павильоны янында урнашкан. Сатып алучылар өчен бәрәңге, кишер, кәбестә, баклажан, кабачки, кыяр, помидор кебек күп төрле культураларның бай ассортименты тәкъдим ителгән. Авыл хуҗалыгы продукциясенең төп өлеше Татарстан Республикасының экологик чиста районнарында үстерелгән. Барлык товарлар тәмле булулары һәм түбән бәяләре белән гаҗәпләндерә.

Күрше рәттә төрле җиләк-җимешләр тәкъдим ителгән. Аллея буйлап атлаганда, чагыштырып булмаслык тәмле исле һәм бай төсмерле җиләк-җимешләр бакчасына эләгәсең. Берәрсен сатып алмыйча китә алмыйсың!
Хәзерге вакытта комплекста 10000 нән артык төрле продукция тәкъдим ителгән, аларның саны көннән-көн арта.

Редакциягә "Казан" агросәнәгать комплексына нинди транспортта барып җитеп була икән дип еш шалтыраталар. Шуларны искә алып автобус маршрутларын тәкъдим итәбез.

"Казан" агросәнәгать комплексы» тукталышына кадәр - 197, 3 номерлы автобуслар белән.

"Казан" агросәнәгать комплексы» (элеккеге Фәйзи тукталышы) кадәр 5, 33, 34, 45, 46,62, 63 номерлы автобуслар белән.
"Аграрурамы" тукталышына - 5, 33, 34, 45, 46,62, 63 номерлы автобуслар белән.

Шулай ук 5 нче трамвай белән дә барырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading