16+

Казандагы «Рубин» – «Локомотив» матчы вакытында 60 яшьлек тамашачының гомере өзелгән

"Казан Арена" стадионында узган "Рубин" - "Локомотив" командалары арасындагы матч (1:1) күңелсез хәл белән истә калды - уен вакытында Казан клубы тамашачысы, өлкән яшьтәге ир-атның гомере өзелде, дип хәбәр итә Татар-информ.

Соңрак клубның рәсми сайты белдергәнчә әлеге ир-ат - Вячеслав Грицковка 60 яшь булган. Трибунада табибларның ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтүе ир-атның гомерен саклап калырга булышмады.

"Беренче чиратта мәрхүм булган тамашачының якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашам", - диде "Рубин"ның баш тренеры Корбан Бердыев матбугат конференциясе вакытында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading