16+

Казанга дөньяның төрле төбәкләрннән балыкчылар җыелды: 2,2 миллион сумлык приз кемнәргә тәтер?

Казанга дөньяның төрле төбәкләрннән балыкчылар җыелды: 2,2 миллион сумлык приз кемнәргә тәтер?

Кичә бөтен Россиядән һәм хәтта чит илләрдән 100 команда яки 200 иң яхшы балыкчы икенче тапкыр уздырылган "Тоталь спиннинг Казан-2017" турнирына җыелды. Ул бүген иртәнге сәгать 7дә Куйбышев сусаклагычы акваториясендә старт алды. Әлеге сулык - Евразиянең Европа өлешендә иң зуры.

"Безгә катнашучылар санын нәкъ менә 100 команда белән чикләргә туры килде. Сәбәпләре берничә: су янында күп кешене уңайлы итеп урнаштырырга кыен, ә һәр командага ике катнашучыдан кала җанатарлар төркеме дә кушыла", - дип белдерде турнирның оештыру комитеты рәисе Роман Маслов.

Катнашучыларның саны кисәк артып китү сәбәпле (узган елда 58 команда иде) үткәрү урынын үзгәртергә туры килде. Элеккегесе Татарстан башкаласы чигендә урнашкан иде, аның ярыш өчен мәйданы җитәрлек түгел. Аның каравы, кагыйдәләр элеккечә калды: һәр этап зачеты өчен биш төр балык тотарга кирәк. Кемнәр тере балык алып килгән, аларга өстәмә 20 процент балл өстәлә. Балыкларны үлчәгәч, суга җибәрәләр. Алдау булмасынга һәр көймәдә һәм катнашучыда экшн-камералар урнаштырылган.

Беренче тотылган балык хөкемдарлар өстәленә ярышка старт бирелгәннән соң 26 минут үтүгә килеп ятты. "2 килограмм 214 грамм авырлыктагы чуртанны Казаннан 74нче номерлы команда тоткан", - дип теркәп куйды беркетмәдә баш хөкемдар сәркатибе Игорь Павлов.

Алдарак әйтелгәнчә, икенче тапкыр узучы "Тоталь спиннинг" халыкара статус алды. "Норвегия экипажы Осло шәһәреннән килде. Өстәвенә, безгә үзләре табып чыкты", - дип билгеләп үтте Роман Маслов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading