16+

Казанга ислам белгечләре җыела

14 октябрьдә Казанда «Мультимәдәни дөньяда ислам» дигән XI халыкара форумга старт бирелә.

14 октябрьдә Казанда «Мультимәдәни дөньяда ислам» дигән XI халыкара форумга старт бирелә.

Чит илдән һәм Россия төбәкләреннән килгән ислам белгечләре катнашындагы әлеге масштаблы чара офлайн һәм онлайн форматта үтәчәк. Спикерлар халыкара һәм төбәк куркынычсызлыгын тәэмин итү сәясәтендә ислам факторы, кеше капиталы, Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка дәүләтләренең социаль-сәяси үсеш проблемасы, яшҗләр арасында экстремизм идеологиясе таралуны булдырмау юллары кебек җитди актуаль темаларга сөйләшер дип көтелә. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты җитәкчесе Рамил Хәйретдинов хәбәр иткәнчә, форумда Россия һәм ислам дөньясының икътисади багланышлар перспективалары һәм юллары турында да фикер алышачаклар. 

Форум кысаларында “Россия-Африка: сәясәт, икътисад, тарих һәм мәдәният” дигән II халыкара фәнни конференция белән гарәп һәм төрек телләреннән халыкара олимпиада да оештырыла. 

– «Мультимәдәни дөньяда ислам» XI халыкара форумы 2011 елдан бирле уза. Ел саен анда катнашучыларның саны бермәбер артып тора. Быел чарага делегатлар утыз илдән киләчәкләр, – дип сөйләде ул журналистларга.   

Форумның максаты – мәгълүмат алмашу нигезендә ислам проблематикасы белән шөгыльләнүче белгечләрнең фәнни көчен берләштерү, шушы өлкәдәге белгечләр алдында торган максатларны координацияләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading