16+

Казанга татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыела

29-30 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены уздырыла.

29-30 октябрь көннәрендә Казанда Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены уздырыла.

Анда илнең 41 төбәгеннән 150ләп делегат көтелә. Җыенга чакырылучылар арасында Красноярск, Пермь крайлары, Иркутск, Томск, Новосибирск, Омск, Төмән, Чиләбе, Свердловск, Курган, Киров, Ульяновск, Самара, Саратов, Оренбург, Волгоград, Әстерхан, Пенза, Мәскәү, Рязань өлкәләре, Удмуртия, Мари Эл, Чувашия Республикалары, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре вәкилләре бар. Моннан тыш, Башкортстаннан өстәмә 45 делегат киләчәк, Татарстаннан исә Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Тукай, Яшел Үзән районнарыннан туган якны өйрәнүчеләр чакырулы.

Форум кысаларында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Россия ислам институты хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештыру күздә тотыла. 30 октябрьдә форумның пленар утырышы үтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading