16+

«Казанга тәҗрибә тупларга килдек»

Казанда Россия Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча комитетының күчмә утырышы булды. Чара алдыннан Комитет рәисе Михаил Дегтярев Конфедерацияләр Кубогы ярымфинал уены матчыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты.

- Португалия - Чили матчының нинди уңай көч бирүен күрдек. Куркынычсызлык чаралары югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән иде. Бер генә күңелсез хәл дә булмады. Җанатарлар бар да бәхетле. Бу - Казандагы чын футбол бәйрәме иде. Республика җитәкчелегенә әлеге искиткеч бәйрәм өчен рәхмәтебезне белдерәбез, - диде журналистларга Дәүләт Думасы депутаты.
Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда республикада спорт һәм туризм үсеше турында сөйләшүләрен җиткерде.
- Без әлеге тармакларда үсеш динамикасын карыйбыз. Республика үрнәгендә яшьләрне тәрбияләү өчен, без бирегә тәҗрибә тупларга килдек, чөнки барлык күрсәткечләр әйбәт. Татарстан - ГТО буенча лидер, халыкны спортка тарту буенча, туристлык тармагында лидер. Быел Татарстанга 3,2 миллионлап турист килүе көтелә. Бу - соклангыч күрсәткеч, көньяктагы сәламәтлек саклау төбәкләре - Кубань һәм Кырым белән тиңләшерлек, - дип билгеләп үтте Михаил Дегтярев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading