16+

Казанлылар балаларына Адриан, Муса, Госман, Гаспар, Евлалия исемнәре биргән

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 440 бала (233 малай һәм 207 кыз) тууы теркәлгән, дип яза Казан мэриясе сайты.

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 440 бала (233 малай һәм 207 кыз) тууы теркәлгән, дип яза Казан мэриясе сайты.

Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә - 45. Иң яшь әтигә 19 яшь булса, иң өлкәненә - 55. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1190 һәм 4930 грамм. Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Тимур, Алисә, Амелия, Кәрим, Виктория, Милана, Кирилл, Самат, Булат, Әминә. Сирәк кушылган исемнәр: Хәким, Адриан, Муса, Госман, Вера, Зәлидә, Шахинә, Алира, Сара, Гаспар, Евлалия.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 254 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 18 яшь булса, иң өлкәннәренә - 59 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading