16+

Казанлылар сабыйларына Рубин, Афина һәм Мираж исемнәрен кушкан

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 462 бала (231 малай һәм 231 кыз) тууы теркәлгән.

Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 462 бала (231 малай һәм 231 кыз) тууы теркәлгән.

Мэриянең рәсми порталы язганча, Казанның иң яшь анасына 19 яшь булса, иң өлкәненә - 41. Иң яшь әтигә 20 яшь булса, иң өлкәненә - 47. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре - 1700 һәм 4450 грамм.

Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Рамазан, Ясминә, Матвей, Софья, София, Артем, Богдан, Родион. Сирәк кушылган исемнәр: Рифат, Стефания, Эльгина, Илона, Мираж, Айлин, Афина, Алекс, Милолика, Рубин.

Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 348 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 19 һәм 18 яшь булса, иң өлкәннәренә - 72 һәм 65 яшь, дип хәбәр итә Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading