16+

Казанлылар ял вакытында өч тапкырга күбрәк эшли башлаган

Аларның бары тик 37 проценты гына җәйге каникуллар чорында эш почтасын сүндерә, ә 34 проценты эш буенча шалтыратмый һәм нибары 30 проценты мессенджерлардагы хат килүне бетереп тора. Мондый нәтиҗәләрне momondo туристик сервис белгечләре 24 мең кешене сораштырып ясага, дип хәбәр итә Татар-информ.

"Кызганычка каршы, хәзерге дөньяда тулысынча эштән өзелеп тору авыр. Кешеләр агымдагы вәзгыять белән элемтәне югалтырга курка, - дип сөйләде momondo вәкиле Ирина Рябовол. - Безнең тикшеренүдә 23 илдән 24 мең 700 сәяхәтче катнашты. Сораштыруда ачыкланганча, ватандашларыбыз мессенджерлар аша булса да эш белән элемтәсен саклый. Хәер, бу күренешнең уңай ягы бар: хат тикшереп яки хезмәттәшләренә киңәш биреп торучылар, сәяхәттән кайткач, депрессиядән азрак интегә".

Бу уңайдан, Россия Хезмәт кодексы нигезендә, ялда булган хезмәткәрләрне эш мәсьәләләре белән борчу тыела, дип искәртәләр әлеге компаниядә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading