16+

Казаннан дөньяның бөтен почмагына очып булачак

Гражданнар авиациясен үстерүгә ярдәм, эчке һәм халыкара авиаэлемтәләрне киңәйтү – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик башлангычлары. Ил башлыгы пассажирларга уңайлы шартлар тудыруны һәм иминлеген тәэмин итүне, авиайөртүчеләргә таләпләрне кырысландыруны, клиентлар сервисын яхшыртуны аеруча игътибар үзәгенә куя.

Гражданнар авиациясен үстерүгә ярдәм, эчке һәм халыкара авиаэлемтәләрне киңәйтү – Россия Президенты Владимир Путинның стратегик башлангычлары. Ил башлыгы пассажирларга уңайлы шартлар тудыруны һәм иминлеген тәэмин итүне, авиайөртүчеләргә таләпләрне кырысландыруны, клиентлар сервисын яхшыртуны аеруча игътибар үзәгенә куя.

Президент хөкүмәткә, илнең 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән транспорт стратегиясе составында, төбәк һәм җирле авиаэлемтәләрне үстерү комплексын әзерләү бурычы йөкләде.

– Транспорт элемтәләре мөмкинлеге күзлегеннән һәм безнең территорияләрнең бердәмлеген саклау күзлегеннән караганда, эчке төбәкара маршрутлар челтәрен үстерү – иң җитди мәсьәләрнең берсе. Гражданнар башкала шәһәрләр аша гына түгел, ә төбәк эчендә дә хәрәкәтләнү мөмкинлеге алсын. Моның өчен предприятиеләр челтәре оештырылды, нәкъ менә алар эчке төбәкара пассажирлар йөртүне оештыру белән шөгыльләнергә тиеш. Аэропортлар челтәрен үстерү программасы бар. Россиядә кечкенә самолетлар җитештерүне җайга салу буенча эшләр башкарыла, – дигән иде Президент Владимир Путин.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан транспортчыларының Россия Президенты куйган максатларга омтылып эшләүләре ачык күренде. “Россия һава юллары” милли премиясенә илкүләм конкурста “Казан” халыкара аэропортының “Иң яхшы аэропорт-2017” исемен алуы, ә “Бигешево” аэропортының көмеш призер булуы – үсешкә һәм эшчәнлеккә лаеклы бәя. Аэропортларның икесендә дә яңа терминаллар төзелә.

“Казан” халыкара аэропорты вәкиле сөйләгәнчә, быел Казаннан Тбилиси, Минск, Батуми, Газипаша, Болонья шәһәрләренә яңа авиамаршрутлар ачыла. Тбилисига – 28 мартта, Италиянең Болонья шәһәренә – 21 апрельдә, Минскига 26 апрельдә билетлар сатыла башлый.

“ЮВТ Аэро” авиакомпаниясе генераль директоры Станислав Козленко инде Казаннан Батумига билет сату башланганлыгын әйтте. “Шулай ук Ереванга һәм Мюнхенга да авиарейслар булачак”, – диде ул.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы идарәсе җитәкчесе Алексей Сидоров сүзләренә караганда, “Казан” халыкара аэропорты узган ел 2,6 миллион пассажирга хезмәт күрсәткән. “Бигешево” аэропортының коммерция директоры Феликс Козлов:” Быел “Бегишево” 630 мең 754 пассажир саны күрсәткеченә ирешүне максат итеп куйды”, – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading