16+

«Казаннан Иссык-Күлгә авиарейслар ачарга кирәк»

Россиягә алты көнлек эшлекле сәфәре кысаларында, Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев Казанда да булды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Җитәкчеләр ике республика арасындагы уртак хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Россиягә алты көнлек эшлекле сәфәре кысаларында, Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев Казанда да булды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Җитәкчеләр ике республика арасындагы уртак хезмәттәшлек турында фикер алышты.

Татарстан белән Кыргызстанны бәйләүче сәбәпләр җитәрлек. Алмазбәк Атамбаевның хатыны Рәисә Атамбаеваның милләте буенча татар булуы - шуларның берсе генә. Татарстан югары уку йортларында Кыргызстаннан 244 студент белем ала. Мәдәният өлкәсендә дә уртак проектлар җитәрлек. Ике республиканы язучы Чыңгыз Айтматов та бәйләп тора. Сүз уңаеннан, киләсе елга язучының тууына 90 ел тулуга багышланган чараларны Татарстанда да, Кыргызстанда да билгеләп үтәчәкләр.
- Чыңгыз Айтматов, әлбәттә, кыргыз халкының мәшһүр улы, әмма анда татар халкының да өлеше бар. Без ел саен уздырыла торган «Айтматов укулары»нда катнашырга сөйләштек, - ди Рөстәм Миңнеханов.
Сәфәр барышында Алмазбәк Атамбаев «Яңарыш» фондының җидееллык эшчәнлеге, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча башкарылган эшләр белән танышты. Кыргызстан өчен дә тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау - иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора икән. Җитәкчеләр Болгар ислам академиясе төзелеше һәм Казан Изге Ана иконасы Соборын торгызу турында да сөйләштеләр. Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Президентны борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә кунакка чакырды. Алмазбәк Атамбаев исә быел көз көне килергә вәгъдә бирде. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, Кыргызстан Президенты үз чиратында Татарстан делегациясен үзләрендә узачак халыкара форумда көтеп калуын әйтте.
Туризм өлкәсендә дә уртак проектлар каралды. Киләчәктә Казан - Иссык-Күл - Казан авиарейсын булдыру идеясе дә бар.
- Кыргыз авиакомпаниясе Бишкәк - Казан - Бишкәк рейсын башлап җибәрде. Казан авиакомпаниясенең дә Казан - Иссык-Күл - Казан рейсын булдыруы кирәк. Иссык-Күлдә халыкара аэропорт бар. Анда Гарәп илләренә яки Төркиягә караганда күпкә иминрәк. Бер менталитет, бер рус теле, ул да бездә рәсми тел булып тора. Авиарейсны бу сезонда ук, җәйге чорда булса да, башлап җибәрергә кирәк, - диде Алмазбәк Атамбаев.
Иссык-Күл - Кыргызстанда иң зур күл. Ул мәйданы буенча дөньяның иң зур 25 күле исемлегенә кергән. Баксаң, Иссык-Күл тирәсендә коттеджлар салу популярлаша бара икән. «Йорт алырга теләгән татарстанлылар ашыксыннар», - дип тә уенын-чынын бергә кушып өстәде Кыргызстан Президенты.
Күпләрне борчыган мәсьәлә - Кыргызстанда хезмәт итүче егетләрне Сүриягә җибәрәләр икән, дигән имеш-мимешләргә дә Алмазбәк Атамбаев нокта куйды.
- Утырышларда, Владимир Путин белән кичке аш вакытында да әлеге мәсьәләнең күтәрелгәне булмады. Бу хакта сүз чыккан очракта да, беренчедән, коллектив куркынычсызлык турында килешү оешмасы (ОДКБ) вәкилләренең бердәм карары, икенчедән, Берләшкән Милләтләр оешмасы резолюциясе кирәк. Өстәвенә, барысын да парламент хәл итәчәк, - диде Президент.
Очрашуда машина төзелеше, авиатөзелеш, химия һәм ягулык-энергетика өлкәсендәге уртак хезмәттәшлек каралды. «Кызганычка, хәзер без булган потенциалны тулысынча кулланмыйбыз. Безгә икътисади өлкәдә сәүдә хезмәттәшлеген көчәйтергә кирәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Кыргызстан белән Татарстан арасында туганнарча җылы мөнәсәбәтләр күптән урнашкан, ә шулай да Кыргызстан Президентының безнең республикага беренче генә сәфәре икән. Хәер, соңгысы булмас кебек.
- Без барлык тармакларда диярлек уртак чаралар турында сөйләштек: икътисад һәм мәдәният, хәтта тарих. Минемчә, бу - нәтиҗәле сәфәр, - дип билгеләп үтте Алмазбәк Атамбаев.
Ике республиканың киләсе очрашуы Бишкәк шәһәрендә булачак. 20-22 июльдә анда «Алтай цивилизациясе һәм алтай телләре гаиләсеннән булган тугандаш халыклар» халыкара форумы узачак.
- Ахыр чиктә, без барыбыз да Алтайдан чыккан. Кыргызстанда үтәчәк бу мөһим чарада, без, әлбәттә, катнашачакбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading