16+

Казанның Арча зиратыннан 1885 елгы чардуганны урлаганнар

Казандагы Арча зиратыннан Түбән Новгород сәүдәгәре Павел Григорьевич Суслов каберендәге ике метрлы чүкеп ясалган чардуганның берничә секциясе юкка чыккан.

Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан староверлар җәмгыяте настоятеле Александр атакай хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, 80нче еллар башында биредә челтәрләп эшләнгән тәреләр дә торган. 90нчы елларда алар юкка чыккан, Суслов каберендәге ташбилге генә утырып калган.

«Казан некропольләре» иҗтимагый хәрәкәте инициаторы Любовь Агеева фикеренчә, чардуганны кемнеңдер яңа каберенә кую өчен кисеп алырга да, тимер-томырга тапшырырга да мөмкиннәр.
Казан староверлар җәмгыяте настоятеле Александр атакай әйтүенчә, алар бу хәлнең очына чыгарга һәм зират администрациясен җаваплылыкка тарттырырга ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading