16+

Казанның 19 яшьлек студенты наркотик саткан

Казанда наркотик сатучы 19 яшьлек ике егетне тоткарлаганнар. Егетләр тумышы белән Баулы районыннан.

Казанда наркотик сатучы 19 яшьлек ике егетне тоткарлаганнар. Егетләр тумышы белән Баулы районыннан.

Җинаятьчеләрнең берсен Тельман урамы белән Фермер шоссесы урамнары кисешкән җирдә кулга алганнар. Аның үзе белән берничә төргәк гашиш тапканнар. Шул ук вакытта Ферма-2 урамында урнашкан бер йортта Казан уку йортларының берсендә белем алучы студентны тоткарлаганнар. Аның да фатирында гашиш төргәкләре булган.

Егетләрдә барлыгы 600 грамм наркотик кулга алынган. Икесе дә гаебен таныган. Полиция хезмәткәрләренә ярдәм итәргә ризалык биргән. Хәзерге вакытта егетләрнең икесенә дә "күп күләмдә наркотик таратканнары өчен" җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading