16+

Казанны чәчәккә күмәбезме?

Быел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, шәһәрне яшелләндерү, бизәүгә аеруча да зур игътибар бирелә башлады. Бу өлкәдә төп проектларның берсе - "Чәчәк ата торган Казан" бәйгесе.

Казанны чәчәккә күмәбезме?

Быел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгәч, шәһәрне яшелләндерү, бизәүгә аеруча да зур игътибар бирелә башлады. Бу өлкәдә төп проектларның берсе - "Чәчәк ата торган Казан" бәйгесе.

Әлеге проект беренче генә тапкыр уздырылмый инде, алдагы елларда да идарә итү компанияләре, төрле предприятиеләр, шәһәр халкы - барлыгы 1, 5 меңнән артык кеше бик теләп катнашкан бу чарада. Башкалада чәчәк утыртылган 8 меңнән артык чүлмәк эленгән. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев:

- Фасадларны чәчәк белән бизәү һәм биналар урнашкан территорияләрдә чәчәкләрне күпләп утырту шәһәрне матурайту белән беррәттән, бина хуҗаларының имиджына һәм аларның үз клиентларын коммерция ягыннан җәлеп итүдә уңай йогынты ясаячак. Су төрләре буенча үтәчәк чемпионат белән бәйле рәвештә, шәһәребездә быел туристларның саны артачагын исәпкә алсак, әлеге мәсьәлә тагын да мөһимрәккә әйләнә, - ди. Шәһәр мэры Илсур Метшин да чәчәкләрнең күпләп утыртылуы - ул купшылык, җылылык, матурлык өлгесе. Казан бөтенләй башка рухта яши торган башка шәһәргә әйләнәчәк, дип саный. 1-нче майдан Казанда flowers.kzn.ru сайты эшли башлаячак. Сайтка "Чәчәк ата торган Казан" проектында катнашу өчен гаризалар җибәрергә мөмкин. Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән иң актив катнашучыларны көз көне истәлекле бүләкләр көтә. Әлеге бәйгедә җиңелүчеләр булмаячак, ди оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading