16+

Казанның Горький паркында балалар өчен экология бәйрәме уздырыла

30 августта Казанның Горький исемендәге паркында балалар экология бәйрәме узачак.

30 августта Казанның Горький исемендәге паркында балалар экология бәйрәме узачак.

Аны Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәме белән "Россия студентлар отряды" гомумроссия иҗтимагый яшьләр оешмасының төбәк бүлеге һәм "Будет чисто" яшьләр эко-хәрәкәте оештыра.

Оештыручылар белдергәнчә, экология бәйрәмендә интерактив мәйданчыклар иртәнге сәгать 10да эшли башлый, ә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев катнашында тантаналы ачылыш булачак.

Яшь кунакларны танып-белү уеннары һәм викториналар көтә, рәсем ясарга яратучылар өчен конкурслар үткәреләчәк. Эко-активистлар чүп-чарны сортларга бүлү буенча мастер-класслар үткәрәчәк һәм экология турында мультфильмнар күрсәтәчәк.

Моннан тыш, бәйрәм партнерларының берсе төрле җәнлекләрдән торган җанлы почмак оештырачак. Шулай ук фотозона эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading