16+

Казанның Мәскәү, Идел буе һәм Совет районнарында белем сыйфаты яхшырган

2016-2017 уку елында башкала мәктәпләрен барлыгы 5239 бала тәмамлады. Казан мәктәпләрендә быел 5206 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Бу хакта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Илсур Һадиуллин Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

2016-2017 уку елында башкала мәктәпләрен барлыгы 5239 бала тәмамлады. Казан мәктәпләрендә быел 5206 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. Бу хакта Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты Илсур Һадиуллин Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте, дип яза Татар-информ.


Исегезгә төшерәбез, бүген Универсиада авылында "Казан мәгарифе: трендлар, төп мәсьәләләр, аларны чишү юллары" дигән темага Казан шәһәре мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышы булып узды. Пленар утырышта Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре мәктәп һәм гимназия директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, танылган педагоглар катнашты. Чараны Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов алып барды.

"Рус теле, биология, география, инглиз һәм алман телләреннән кала, 2016 ел белән чагыштырганда, БДИ нәтиҗәләре яхшырак, - ди Илсур Һадиуллин. Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләрендә профильле математика, физика, химия, информатика, тарих, җәмгыять белеме һәм әдәбияттан сизелерлек алга китеш күзтелә. Әлеге предметлар буенча уртача балл 1,38 дән (математика) 5,06 кадәр (әдәбият) артты. Республика буенча нәтиҗәләр белән чагыштырсак, Казан укучыларының БДИ нәтиҗәләре профильле математика, информатика, химия, физика, география һәм чит телләрдән яхшырак. Башка миллионлы шәһәрләр белән чагыштырганда, Казан укучыларының БДИ нәтиҗәләре физика, әдәбият һәм алман теленнән генә калыша. Профильле математика буенча нәтиҗәләр Мәскәү һәм Санкт-Петербург укучыларыныкыннан югарырак".

БДИ предметларыннан 100 балл җыйган 43 укучының - 23 е Казанның югары уку йортларында белем алачак. Мәскәү югары уку йортларына - 13 укучы һәм Санкт-Петербургка 7 укучы студент булып китәргә җыена. Илсур Һадиуллин үз чыгышында киләчәктә инвалид балаларның белем сыйфатын арттыруга тагын да зуррак игътибар күрсәтеләчәген әйтеп узды.

Пленар утырышта яңгыраган саннарга игътибар итсәк, гомуми урта белем алу турында кызыл аттестат һәм "Укуында аерым уңышлары өчен" медаленә 589 укучы лаек дип табылган. Шулардан 90 кеше Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алтын медальләр белән бүләкләнгән. Узган ел белән чагыштырганда, Казанның Мәскәү , Идел буе, Совет районнарында медаль алучылар саны сизелерлек арткан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading