16+

Казанның тугыз мунчасы пенсионерларга бушлай хезмәт күрсәтә

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Казанның тугыз мунчасы 1 һәм 2 октябрьләрдә пенсионерларга бушлай хезмәт күрсәтә.

Казанның тугыз мунчасы  пенсионерларга бушлай хезмәт күрсәтә

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Казанның тугыз мунчасы 1 һәм 2 октябрьләрдә пенсионерларга бушлай хезмәт күрсәтә.


Башкалада 300 мең 534 пенсионер исәпләнә Йөз һәм аннан да югарырак яшьтә 67 әби-бабай яши. Ә Мәрьям Закир кызы Закирова 107 яшен тутырган.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, төрле чаралар планы әзерләнгән. Табип-белгечләр социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә исәптә торучы ялгызак авыруларның өйләренә бара.

- Хәйрия чаралары барлык районнарда да оештырыла. Социаль хезмәткәрләр, студент-волотерлар социаль хезмәт күрсәтү үзәкләрендә исәптә торучы пенсионерларның өйләрен җыештырачак, кышкы чор өчен яшелчәләр китерәчәк. Октябрь ае дәвамында 2,5 мең кеше бәйрәм чәй табынына чакырыла. Предприятиеләр һәм оешмалар үз ветераннарына хөрмәт күрсәтәчәк, - диде Дамир Фәттахов.

Казанның 1000 еллыгы, Бакый Урманче, Константин Васльев музейларына һәм Казан зоопаркына песионерларга 1 октябрьдә түләүсез керергә мөмкин. Матур гадәт буенча кинотеатрлар да бушлай фильмнар тәкъдим итә. Билетларны район хакимиятләреннән, ветераннар советларыннан һәм җәмәгать оешмаларыннан алырга кирәк.
Салих Сәйдашев исемендәге Дәүләт зур концерт залында 2 октябрьдә ветераннар хәрәкәте активистлары һәм пенсионерлар өчен тантаналы концерт була. ЗАГС органарына 100 ел тулу һәм Өлкәннәр көне уңаеннан, 4 октябрьдә ЗАГС ветераннары "Казан" гаилә үзәгенә җыелыша. Ветераннар җәмәгать оешмалары оештырылуга 30 ел тулуга багышлап, 19 октябрьдә "Казан" милли-мәдәният үзәгендә шәһәркүләм тантаналы чара була.

Мэр Илсур Метшин Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чараларны оешкан төстә үткәрергә чакырды.
- Без пенсионерларның пенсияләрен күтәрә алмыйбыз, ләкин барлык районнарда да игътибар һәм хөрмәт күрсәтелсен. Пенсионерлар шәһәр тормышында бик актив катнашалар. Тормыш тәҗрибәләре зур, аларның тәҗрибәсе безгә кирәк, - диде мэр Илсур Метшин.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading