16+

Казансу өстендә 22-23 июльләрдә самолетлар «сугышачак»

Авиаузышлар буенча Дөнья чемпионатының бер этабы, спорт тарихында тәүге мәртәбә, Россиядә 22-23 июльләрдә Казан шәһәрендә узачак.

 Казансу өстендә 22-23 июльләрдә самолетлар «сугышачак»

Авиаузышлар буенча Дөнья чемпионатының бер этабы, спорт тарихында тәүге мәртәбә, Россиядә 22-23 июльләрдә Казан шәһәрендә узачак.

"Татар-информ" агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә бу турыда "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерциячел булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте. Red Bull Air Race авиабәйгесендә АКШ, Канада, Франция, Япония, Чили, Чехия, Испания, Венгрия, Швеция һәм башка илләр спортчылары катнаша.
- Авиаузыш Казансу өстендә Кремль яры буенда оештырыла. Очучылар кечкенә самолетларда кабартылган капка аша чыга, Ленин дамбасы өстендә "үлем элмәге" ясый. Ленин дамбасы күперендә авиаузыш барган сәгатьләрдә транспорт хәрәкәте ябылачак, - диде Азат Кадыйров.
Спортның бу төрендәге бәйгедә Россия катнашмый, командалар әле оешып кына килә икән. Франциядән хатын-кыз очучы чыгыш ясаячак, хәтта. Кечкенә очкычлар, мәсәлән, Канададан ук үз канатларында килми, Россиягә авиаузышта катнашачак очкычарны йөк самолетлары алданрак китереп куя.
Быелның июль ае, гомумән, спорт чараларына бик бай.
Казан 6-16 июльләрдә III Бөтенроссия пляж уеннарын кабул итә. Уеннар урыннары: Спортның су төрләре сараеның пляж уеннары үзәге һәм Кремль яр буе (Казансуның сул як ярында "Казан" милли-мәдәният үзәгеннән Батурин урамына кадәр).
- Россиянең 63 төбәгеннән 1200 спортчы катнашындагы ярышлар иртәдән кичкә кадәр бара. Спорт чараларын тамаша кылу бушлай, - диде Азат Кадыйров.
Спортның су төрләре сараеның пляж уеннары үзәгендә 7 июльдә - пляж футболы, 8 июльдә - пляж футболы һәм беррәттән "Тәлинкә очыру" бәйгесе, 12 июльдә - пляж волейболы, 13 июльдә - пляж гандболы, 15 июльдә - пляжда регби, Россиянең бадминтон буенча федерациясе Кубогы уза.
Кремль яр буенда: 8 июльдә - триатл (600 метрга йөгерү, 50 метрга йөзү һәм лазер коралыннан ату), 10 июльдә - тай боксы буенча Россия чемпионаты, 14
июльдә - чир-спорт бәйгесе, 15 июльдә - баскетбол буенча 3*3 Россия Кубогының финалы, маст-рестлинг, воркаут һәм бодибилдинг.
Казанда 8-9 июльләрдә Үзәк стадионда хатын-кызлар командаларының регби-7 буенча Европа чемпионатының икенче этабы үткәрелә. Керү бушлай.
Чемпионатта катнаша: Россия, Нидерланд, Испания, Польша, Франция, Уэльс, Бельгия, Швеция, Англия, Ирландия һәм Португалия.
"Ефәк юлы" автокроссы 9 июльдә Татарстанның Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай районнары аша узып китәчәк.
Казанда 13-15 июльләрдә Министрларының, физик культура һәм спорт өчен җаваплы югары җитәкчеләрнең Алтынчы Халыкара конференциясе була. Анда ЮНЕСКО әгъзалары булган 205 дәүләттән 700 делегат килә. Халыкара конференция кунаклары татар халкының милли бәйрәме - Сабан туен да хозур кылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading