16+

Көчле җил һәм давыллар көтелә

Июльнең соңгы атнасында Россиянең үзәк өлешендә җәйге җылы көннәр булачак, дип белдергән "Российская газета"га Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе лабораториясе мөдире Людмила Паршина.

Атна ахырына кадәр Россия үзәк полосасында көндез 19-24 градус җылы, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Киләсе атна башында температура 25 градуска кадәр күтәреләчәк, аннан +27 көтелә.

Җомга көнне Үзәк федераль округта секундына 12-17 метр җил белән яшенле яңгыр фаразлана.
Көчле яңгырлар Карелиядә, Архангельск өлкәсендә көтелә.

Идел буе округының төньягында шулай ук яңгырлар көтелә, боз яву ихтималы бар. Пермь краенда секундына 25 метр җил белән яшенле яңгыр фаразлана, җитди зыян килү ихтималы зур, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading