16+

Күңел булыр иде...

Еллар узган саен, сугыш ветераннары кими бара. Ярый әле санаулы гына калгач, аларга игътибар артты.

Еллар узган саен, сугыш ветераннары кими бара. Ярый әле санаулы гына калгач, аларга игътибар артты.

Безнең Әлки районы, Төгәлбай авылыннан Бөек Ватан сугышына 189 кеше киткән. Бары 59ы гына исән кайткан. Бүген алардан берсе генә исән - Нургазиз Хисмәтов. Сугыш чоры балалары да 80 яшькә җитеп килә, аларның да күбесе бакыйлыкка күчә. Ун яшьтән колхоз эшендә кайнаштык. Күпме хезмәт куйдык, бил бөктек. Тик ул чаклар эш көннәренә кертелмәде. Закон нигезендә, балаларга хезмәт көне язылмый иде. Югыйсә, эш аркасында, укулар да октябрьдә генә башлана иде.
Кайбер төбәкләрдә сугыш чоры балаларына да ташламалар, пособиеләр каралган дип ишеткәнем бар. Безнең республикада да шундый ярдәм булса, яхшы булыр иде. Ач яшәмибез анысы, тик берәр күкрәк тамгасы кертелсә, җылы сүз әйтелсә, күңел булыр иде.
Сөләйман Шакиров, Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading