16+

Кертемчеләргә яңа төр ярдәм әзерләнә

3 март көнне Үзәк банк "Татфондбанк", "Интехбанк", "Анкорбанк"ларның лицензияләрен алган иде. Шуннан бирле халыкның сораулары тынмый. «Татар информ" да узган матбугат конференциясендә әлеге банк кертемчеләренә алга таба нишләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.

3 март көнне Үзәк банк "Татфондбанк", "Интехбанк", "Анкорбанк"ларның лицензияләрен алган иде. Шуннан бирле халыкның сораулары тынмый. «Татар информ" да узган матбугат конференциясендә әлеге банк кертемчеләренә алга таба нишләргә кирәклеге турында сөйләштеләр.

Татарстанның Икътисад министры Артем Здунов фикеренчә, хәзер төп бурыч кертемнәре иминиятләштерелмәгән физик затларга, Татарстан эшмәкәрләренә банк кредиторлары реестрына эләгү. Бу банкта зыян күрүчеләр компенсация ала алсын өчен кирәк.

"Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм фонды" оешмасы генераль директоры Андрей Афонин моның өчен нишләргә кирәклеген дә аңлатты. "Татфондбанк», «Интехбанк» яки Иминиятләштерелгән кертемнәр агентлыгы сайтларына кереп, кредиторлар реестрына керү өчен языла торган гариза бланкын алырга һәм аны тутырырга кирәк. Бу гаризалар юридик, физик затлар, шәхси эшмәкәрләр өчен аерым. Гаризаны банкка тапшырганнан соң, аның язмышын гел сорашып торсаң яхшы. «Гадәттә гариза 30 көн эчендә карала. Реестрга кертелү хакында белешмә бирелгәч кенә тынычланырга була», - ди Андрей Афонин.

Банктан зыян күрүчеләр белән белгечләр көн саен Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасында очраша. Юстиция министры Лариса Глухова аңлатканча, биредә хезмәтләр бушлай башкарыла, аеруча «ТФБ Финанс» мәсьәләсе буенча ярдәм сорап килүчеләр күп икән. Инициатив төркем, «ТФБ Финанс» клиентларының хокукларын «Татфондбанк» кертемчеләренеке белән тизгезләү максатыннан 13 дәгъва гаризасы төзелгән. Һәркем суд аша үз хокукын үзе кире кайтарырга тиеш булачак. Татарстан прокуратурасы физик яктан мөмкинлекләре чикле ике клиентның эшен Вахитов районы судына юллаган. Эшләр 15 март көнне ябык режимда каралачак.
Татарстан хөкүмәте банк кертемчеләренә ничек тә ярдәм итү юлларын эзли. Шул рәвешле "Татфондбанк» клиентлары - юридик затлар өчен - «Ташламалы лизинг» программасы гамәлгә кергән. Әлеге программаның төп максаты кече һәм урта эшмәкәрлеккә булышу. Программа буенча теләсә нинди мөлкәт өчен 8 процент еллык ставка белән биш елга кадәр финанс арендасы каралган.

Банклар белән бәйле вәзгыятьтә алга таба "Нота-Банк" мисалындагы чараны куллану фикере дә бар. Кертемчеләрнең инициатив төркеме Татарстан Президентына әлеге идея белән мөрәҗәгать иткән. Рөстәм Миңнеханов исеменнән Үзәк Банк адресына әлеге схеманы куллану мөмкинлеге турында мөрәҗәгать тә әзерләнгән. Схема зыян күргән банк кертемчеләрен үз канаты астына алырга әзер булган яңа банк табудан гыйбарәт. Шуңа риза булган банк физик затларның бер өлешен үзенә алачак. Алмашка ярдәм итәргә алынган банкка лицензиясе алынган оешмаларның билгеле бер активлары бирелә. "Әмма, күп нәрсә конкурс массасына, ягъни лицензиясе алынган банкларның мөлкәтенә бәйле", - ди Артем Здунов. Акчалар беренче чиратта физик затларга, акчалары 1,4 миллион сумнан арткан кешеләргә биреләчәк. Икенче чиратта хезмәт хакы алмаган банк хезмәткәрләре, интеллектуаль милке өчен түләүләре булганнар ала. Калганнар өченче чиратка эләгә.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading