16+

Кеше язмышының мәктәптәге билгегә бәйле булуы ачыкланган

Галимнәр мәктәптә алган начар билгенең өлкән яшьтә психикага начар тәэсир итүен ачыклаган.

Кеше язмышының мәктәптәге билгегә бәйле булуы ачыкланган

Галимнәр мәктәптә алган начар билгенең өлкән яшьтә психикага начар тәэсир итүен ачыклаган.

Тәҗрибә нәтиҗәләре буенча, үз-үзенә кул салган 26 мең кешенең мәктәптә укыган чорда начар билге алганы мәгълүм булган. Әлеге элемтә кешенең җенесенә, нәселдәнлеккә, тормыш дәрәҗәсенә бәйле түгел.
Мәктәпне тәмамлаганда уртача балл ни дәрәҗәдә түбәнрәк, кешенең үз-үзенә кул салу ихтималы шулхәтле күбрәк, диләр белгечләр. Яхшы билгегә укыганнар белән чагыштырганда, түбән билге алганнар биш тапкыр күбрәк шундый адымга бара.
Тәҗрибә барышында мәктәпне тәмамлаучыларны 15-30 ел буена күзәткәннәр. Авторлар әйтүенчә, мәктәпне начар билгегә тәмамлаучылар укуларын дәвам итә алмый, киләчәктә тормыш дәрәҗәсе түбәнәя. Икенче фараз буенча, укуда өлгермәү стресслар китереп чыгара, өлкән яшьтә бу хәл тагын да катлаулана. Әлеге хезмәттә бу элемтәне психологлар һәм укытучылар истә тотарга тиеш, диелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    хэзэр 3легэ укучыларменэ дигэн урыннарда эшлэп яшилэр .аларда эрсэзлэк бар.Уз узенэ кубрэк артык башлы кешелэр кул сала.3легэ укыганнар бар нэрсэнэ дэйэрэклэрэнэ якын алмыйлар!

    Мөһим

    loading