16+

КФУ магистранты “Студент-2017” премиясенең Гран-при иясе булган.

Казан (Идел буе) федераль университеты магистранты Нәфис Сираҗетдинов Бөтенроссия “Студент-2017” премиясенең Гран-при иясе булган.

КФУ магистранты “Студент-2017” премиясенең Гран-при иясе булган.

Казан (Идел буе) федераль университеты магистранты Нәфис Сираҗетдинов Бөтенроссия “Студент-2017” премиясенең Гран-при иясе булган.

Шулай ук Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты Мария Рязанова, Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Анна Балялина башка номицияләрдә җиңүче булып табылган.  
Симферополь шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында  Россия яшьләр союзы рәисе Павел Красноруцкий, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов һәм башкалар катнашкан. «Биш меңнән артык студент төрле дәрәҗәдәге конкурсларда көч сынашты. Биредә шулай ук В.И. Вернадский исемендәге Кырым федераль университетының иң яхшы студентлары җыелган. Нәкъ менә шушы көнне конкурска нәтиҗәләр ясавыбыз очраклы түгел, чөнки бүген Халыкара студентлар көне билгеләп үтелә”, дигән Павел Красноруцкий.
Нәфис Сираҗетдиновка - 150 мең,  Мария Рязановага  - 30 мең, ә Анна Балялинага 20 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган.
Төрле номинацияләрдә Татарстан данын яклаучылар саны - җидәү, конкурсның финалында Россиянең 62 регионыннан 200 студент көч сынашкан.
Фото: Россия  яшьләр союзы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading